top of page
Далия.png

Далия Тазеева, стипендиат программы ФЛЕКС -2014

Гимназиябез укучысы Далия Таҗиева ФЛЕКС программасының финалисты булды. Әлегә ул-  Әлмәт шәһәреннән бу программа буенча грант алуга  ирешкән бердәнбер укучы. Далия бер ел буена Аляска штатының Ситка шәһәрендә белем алды.

 Далия: "2013-2014 елларны мин Америка кушма штатларында укып чыктым. Мин Ситкада яшәгән вакытта,  әнием Ф.Яруллинның "Яралы язмышлар" китабын укып, миңа әсәрдә тасвирланган балаларны Америкага алып киткән гаилә турында язды. Белешә башлагач, ул гаиләнең нәкъ Ситкада яшәгәнен белдем. Бу балалар ул вакытта Ситкадан китеп башка штатка күчеп яшәсәләр дә, мин аларны үз гаиләләренә алып үстергән үги аналары белән күрешеп сөйләштем. Ханым мине үз күреп, ягымлы йөз белән кабул итте, балаларның балачак фотографияләрен күрсәтеп, нинди тормыш корганнарын сөйләп бирде. Дөньяның киңлегенә карамастан туган якташларның үзләрен, яисә аларның эзләрен, җир шарының әллә кайсы почмакларында табып була икән ул, теләк кенә булсын."

Отзыв о программе

bottom of page