19-21нче октябрьдә Әлмәттә Европа Яшьләр Парламентының Өченче Региональ Сессиясе үтте. Бу чарада катнашыр өчен мотивацион хат язарга кирәк иде. Ике йөз кандидат арасында егерме сигез кеше сайлап алынды. Гимназиябездән Вәлиева Амалия (8В), Хакимова Лиана (8В), Тимергалиев Әмир (8В), Гыйниятуллина Камилә (8В), Сабирова Эльмира (9Б), Нуриев Ранил (9Б), Әхмәтова Айгөл (9Г), инглиз теле укытучысы Әхмәдиева А.М., Гарифуллина Регина (9А), инглиз теле укытучысы Бикмуллина Н.Б., Газымова Лилия (10), инглиз теле укытучысы Вәлиуллина Ф.Җ. катнаштылар.
Беренче көн төркемнәр төзүгә, дуслык атмосферасын оештыруга багышланса, икенче көнне дүрт төрле темаларга нигезләнгән комитетлар эчендә бик уңышлы һәм кызык эш алып барылды. Әйтергә кирәк, сессия тулысынча иглиз телендә үтте. Тарих һәм мәдәният (CULT), индустрия һәм энергия (ITRE), транспорт һәм туризм (TRAN), социаль мәсъәләләр һәм эшкә урнашу (EMPL), комитетлары үз резолюцияләрен өченче көнне тәкъдим иттеләр. Процесс дебатлар формасында үтте. Һәр катнашучының теге яки бу тема буенча үз фикерен әйтергә, сорауларын бирергә мөмкинлеге булды. Кемдер ул чарада, бәлки, зур аудитория алдында беренче генә тапкыр чыгыш ясады. Һәрберебез актив булырга, фикерләрен җиткерергә һәм мәҗлестә катнашырга тырышты.
Европа Яшьләр Парламентының Өченче Региональ Сессиясе яшьләргә төрле проблемалар үз уйларын әйтер, бүгенге ситуациягә ничек кенә булса да тәэсир итәр өчен уникаль мөмкинлек бирде. Аннан тыш, ул инглиз теленнән белемнәребезне тупларга, сөйләм телебезне яхшыртырга ярдәм итте, чөнки безгә Сербиядән килгән Марко Неделькович, Великобританиядән килгән Джорджос Хадипавлис белән дә сөйләшергә туры килде. Дебатлар үткәрү, бер төркем итеп бергәләп эшләү, сәясәт буенча без бик кыйммәтле тәҗрибә тупладык.
Инглиз телен реаль тормышта куллану өчен менә дигән мөмкинлектән файдалангансыз! Афәрин! Мондый чараларда катнашу инглиз телен өйрәнүгә мотивацияне тагын да көчәйтә. Дәвамлы булсын!