top of page
amazeng5

Җылы сүз. Доброе слово. A Kind Word

11 декабрь көнне Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемен йөртүче 1санлы гимназиясендәге башлангыч мәктәп укучылары Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, 5 китап авторы, балалар язучысы Лилия Фәрхетдинованың әкият дөньясына сәяхәт иттеләр Алар ул көнне 8”в сыйныфы үзләренең сыйныф җитәкчеләре Айгөл Мизхат кызы Әхмәдиева белән берлектә әзерләнгән Лилия Фәрхетдинованың “Җылы сүз. Доброе слово. A Kind Word” исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсендә булдылар. Кичәгә язучы үзе дә чакырулы иде. Китап бик үзенчәлекле, чөнки ул өч телдә: татар, рус һәм инглиз. Тәрҗемәне Айгөл Мизхат кызы Әхмәдиева үзенең элекке чыгарылыш укучылары –хәзерге вакытта югары белемле тәрҗемәчеләр Лилия Шәйхетдинова һәм Далия Таҗиева белән бергә тәрҗемә иткән. Лилия Фәрхетдинова балалар өчен хикәяләрен һәм әкиятләрен ике телдә дә яза. Әсәрләрендә балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша, дуслыкның кадерен белергә өйрәтә, китап укуга кызыксындыру уята, татар телен саклауга шулай үз өлешен кертә.


Язучы апалары белән булган әңгәмә, укычылар биргән кызыклы сораулар, әкиятләрне өч телдә дә сәхнәләштерү, гимназиянең элеккеге укучысыннан татар, рус һәм инглиз телләренең кирәклеге турындагы видеосәлам, язучы бүләк иткән култамгалы китаплар- болар барысы да презентациядә булган кешеләрдә яңа ел кәефен тудырды. Бу чара бик матур хатирә булып балалар һәм олылар күңелендә озак сакланачак.

5 просмотров1 комментарий

Недавние посты

Смотреть все

1 Comment


Anis Shamsullin
Anis Shamsullin
Mar 01, 2019

Өч телне дә камил белгән яшьләрне тәрбияләр өчен менә дигән полилингваль китап килеп чыккан! Авторга һәм ярдәмчеләренә бик зур рәхмәт!

Like
bottom of page